ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

       «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында үткән киңәшмәдә 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2014 елга булган эш планы белән таныштырды.

       Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлеше - ТР Урман хуҗалыгы һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыкларын автотранспорт белән тәэмин итү.


14
февраль, 2014 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның 25 мартында сәг. 10.00 да Казан шәһәре, Вишевский ур., 26 адресы буенча ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү юлы белән бәясен күтәрүгә дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрә. Сатуга 16:49:010204:729 кадастр номерлы Татарстан Республикасының Яшел Үзән районының Яшел үзән шәһәре, Комсомольский урамы, 5, бүлмә 1000 адресы буенча 1 катта урнашкан 577 кв.м мәйданлы торак булмаган бина сатыла.


       ТР Министрлар Кабинетының “Татарсан Республикасының дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәсен раслау турындагы” № 150 карары нигезендә министрлык ел саен Татарсан Республикасының дәүләт милке Реестрын яңарту эшен башкара.

       Шуның белән бәйле рәвештә дәүләт милке белән төрле хокукта хаким итүче юридик шәхесләргә 01.01.2014 гә кадәр булган милек турында мәгълүматларны тиешле программа продукты форматында тапшыру мөһим.


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 13 февралендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә автотранспорт чараларын сату буенча ачык аукцион үткәрелде.


 


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

       Бүген, 10.02.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында  үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның гыйнвар аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.


       2014 елның 9 феврале көнне республиканың барлык шәһәр һәм районнарында “Россия чаңгы юлы - 2014” массакүләм чаңгы ярышлары үтте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган өч мәйдандагы чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлык чаңгычыларының төп массасы залесный бистәсендәге “Кояшлы” сәламәтләндерү лагере янындагы мәйданда катнаштылар.


       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның «18» февралендә, Казан шәһәре, Вишневский ур., 26, аукционнар  залында ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү формасында бәясен күтәрүгә җир кишәрлеген сатуга ачык аукцион үткәрә.


7
февраль, 2014 ел
җомга

       ТР Министрлар Кабинетының “Дәүләт хаҗәтләре өчен җир кишәрлекләрен мәҗбүри алу” турындагы карарын үтәү максатыннан 05.02.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре тарафыннан бирелгән дәгъва буенча Чистай шәһәре суды тарафыннан җир кишәрлеге хуҗасы Харламов С.С. карата 85,5 га мәйдандагы җир кишәрлеген мәҗбүри алу турында карар кабул ителде. 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәтенә вакантлы вазифаларга конкурс үткәрә.


       06.02.2014 Министрлыкта “ТР Иҗтимагый палата аппараты” дәүләт учреждениесе җитәкчесе З.Н. Сафина һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе А.А. Фомин катнашында Совет районында урнашкан техник торышы канәгатьләнерлек һәм кулланылыш өчен яраклы булган бина базасында Казан шәһәрендәге социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларга милек ярдәме күрсәтү үзәге оештыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

       ТР Иҗтимагый палата аппараты тарафыннан милек ярдәме күрсәтү һәм дәүләт милкеннән максатчан куллану шартларын билгеләү өчен социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларны сайлап алу критерияләрен эшләү мөһимлеге турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International