ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       Агымдагы елның гыйнвар февраль айларында министр Азат Хамаев ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән Тукай муниципаль районы халкы белән очрашуларда катнашты.



5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре: Хокук идарәсенең методология һәм муниципаль мөнәсәбәтләре формалаштыру бүлеге җитәкчесе Владислав Лукоянов, Җир ресурслары идарәсенең җирләрне арендалау һәм реализацияләү бүлеге җитәкчесе Венера Вафина “Яңа гасыр” ТРК “Яңа гасыр трибунасы” программасын язуда катнаштылар. 


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

       30.01.2013 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.



31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
       Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2014 елда хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.

       Утырышта 2013 нче елдагы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар турында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасының дәүләт активлары 2014 ел башына 457,3 млрд сум тәшкил итә, узган елда 433,3 млрд сум булган. Республика милкендә 29,3 мең гектар җир бар.
Дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан керемнәр – холдингларга кергәннәрен исәпкә алып, якынча 14 млрд сум тәшкил иткән. 2012 ел белән чагыштырганда керемнәр 12%ка арткан

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       Иртәгә, 31.01.2014, сәгать 10.00 Вишневский урамы, 26 адресы буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының видеоконференция режимында “2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлар турында” киңәйтелгән коллегия утырышы узачак. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашачак.


       2014 елның 29 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 463 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 054, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 999 гаилә исемлеккә керде.


       2014 елның 28 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан логистик почта үзәге төзелеше сораулары буенча киңәшмә үтте.

        Бу сорау буенча фикер алышуга “Россия почтасы” ФДУП һәм “Казан” халыкара аэропорты ААҖ вәкилләре чакырылган иде.

 

 

2014 елның 29 гыйнварында узган ТР Бәяләүчеләр союзының чираттагы утырышында бүгенге көндә мөһим булган сораулар каралды.

       Киңәшмә көн тәртибендә 2014 елга эш планы расланылды. Планда күчемсез милекне бәяләү максатыннан күчемсез милекнең зоналашкан бәя мәгълуматлары базасы булдыру, методологик һәм хокукый эш буенча, ТР риэлторлар Гильдиясе белән хезмәттәшлек итү, агымдагы елның апрель аенда үтәчәк ТР күчемсез милек Конгрессында катнашу, бәяләүчеләр эшенең сыйфатын күтәрү һәм башка мәсьәләләр буенча эш үткәрү планлаштырылган.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

       Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лобачевский урамы, 10 адресы буенча урнашкан бинаны киләчәктә эксплуатацияләү сораулары буена киңәшмә үтте. Бу бина “1906 елда төзелгән шәһәр усадьбасы” мәдәни мирас объекты булып санала.


 


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

       Бүген Казан федераль университетында СРО экспертларына карата булган бәяләүнең федераль стандартлары таләпләре нигезендә бәяләүчеләргә квалификацион аттестатлар тапшыру тантанасы узды, дип хәбәр итә “ТР Бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International