(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Үткән шимбә Казанның Спортның су төрләре сараенда ТР Йөзү федерациясенең хисап-сайлау конференциясе үтте. Аның эшендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР Йөзү федерациясе вәкилләре, ветераннар катнашты.
Конференциядә өч мәсьәлә: федерациянең яңа президентын сайлау, Эрик Акчуринны үз теләге белән вазыйфасыннан азат итү, федерациянең беренче вице-президентын сайлау һ.б. – каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлекләре арендалау килешмәләре буенча консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина җитәкчелегендә республика милкендәге күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру һәм муниципаль милектәге күчемсез милекне республика милкенә кабул итү комиссиясе утырышы узды. Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары катнашында узган утырышта күчемсез милекне муниципаль милеккә тапшыру турындагы муниципаль берәмлекләрнең 11 тәкъдиме һәм Балтач һәм Яр Чаллы районнарының күчемсез милеген республика милкенә кабул итү турындагы 2 тәкъдиме каралды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2014 елның «13» февралендә сәг. 10.00 Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 адресы буенча аукционнар залында ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү буенча автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, шәһәр округы чикләрендә булган дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен җир кишәрлекләрен арендалау килешмәләре буенча арендага бирүченең вазифалары һәм хокуклары “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты” Муниципаль казнасы учреждениесенә бирелү белән бәйле рәвештә, 01.01.2014 акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерүне сорый.
Кичә, 20.01.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән оператив киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре администратор булган салым булмаган керемнәр буенча 2014 елга бюджет биреме аталды. Гомуми еллык план 409,5 миллион сум күләмендә билгеләнде. План биременең киметелүе Россия Федерациясенең Бюджет кодексына үзгәрешләр керү белән бәйле. Яңа үзгәрешләр буенча, 2014 елның 1 гыйнварыннан шәһәр округындагы җир кишәрлекләрен, дәүләт мөлкәте сату һәм арендага бирүдән кергән акча җирле бюджетларга керәчәк. Шулай итеп, 2014 елда керем үсешен саклап калган очракта, Татарстан Республикасы бюджетына 500 миллион сумга кимрәк керем керәчәк, бу алда күрсәтелгән табышның 20% ы.
Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов Татарстан Республикасы буенча Россиянең Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе вәкилләре һәм республикасының 15 муниципаль берәмлеге вәкиле катнашында киңәшмә үткәрде.
Бүген, 2014 елның 16 гыйнвары көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2009-2013 елларда муниципаль берәмлекләргә бирелгән автотранспорт чараларын инвентаризацияләү буенча киңәшмә үтте.
2014 елның 15 гыйнвар көнне Дәүләт Федераль Университетының Икътисад һәм финанс институтында үзкөйләнешле бәяләүчеләр оешмалары экспертына бердәм квалификацион имтихан үткәрелде. Институт Татарстанда, һәм Россиядә дә бүгенге көндә беренчеләрдән булып бу белгечлек буенча Росреестрда аккредитацияләнде.
2014 елның 14 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә фатирлар сатып алу сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.