ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

       2014 елның 14 гыйнварында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә ОЭЗ ППТ «Алабуга» территориясен киңәйтү өчен җир категорияләрен үзгәртү сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Бу сорау буенча фикер алышу өчен киңәшмәгә Алабуга муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы һәм «ОЭЗ ППТ «Алабуга» ААҖ вәкилләре чакырылган иде.



28
декабрь, 2013 ел
шимбә

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү буенча 2013 ел программасы үтәлде. Нәтиҗәдә, республика милкенә 246 899 797,26 сум акчага 265 фатир сатып алынды.



27
декабрь, 2013 ел
җомга

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин каршында «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП алдагы эшләве сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгына караган Түбән Кама санитар транспорты автопредприятиесе» ДУП үзгәртеп оештыру максатыннан үткәргән чаралар өлешендә Түбән Кама шәһәрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең эффектлы эшләп китүе билгеләнде. Бу предприятиене үзгәртеп оештыру турындагы ТР Министрлар Кабинеты карары проекты, ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәткән кимчелекләр каралды.

       2013 елның 25 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 24 143 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 950, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 944 гаилә исемлеккә керде.




26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013 елның икенче яртысында дәүләт милкеннән файдалануны тикшерү буенча 43 тикшерү, шул исәптән мөлкәтне дәүләт учреждениеләре тарафыннан куллануны тикшерү буенча 39 тикшерү  башкарды.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

       “Татарстан Республикасының бәяләүчеләр союзы” КП идарәчелегенең киңәйтелгән утырышы дәвамы буларак, 2013 елның 24 декабре көнне бәяләүчеләр республика өчен киләчәктә файдалы булачак проектлар турында киңәшләштеләр. ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзалары тәкъдимнәре буенча Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин әзерләгән презентациядә бәяләү берләшмәсе өчен векторлар бирелгән. Алар Татарстандагы төп бәяләү зоналарын үз эченә ала, һәм тормышка ашырылган очракта, бәяләүгә заказлар бирүчеләр, эшмәкәрлек һәм дәүләт мәнфәгатьләрен исәпкә алып, уртак чишү юлларын табуга мөмкинлек бирәчәкләр.

       24.12.2013 министрның беренче урынбасары Сергей Демидов Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү идарәсенең Тикшерү комитеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм республиканың 12 муниципаль районы вәкиле катнашында киңәшмә үткәрде.


24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

       01.01.2014 елдан 05.04.2013 елда чыккан “Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтне тәэмин итү өчен товар алу, эшләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә контракт системасы турында” №44 –ФЗ Федераль закон гамәлгә керә. Шуның белән бәйле рәвештә бюджет учреждениеләренең сатып алу практикасы да үзгәрәчәк, өлешчә, яңа закон бюджет учреждениеләренә сатып алуның берьюлы ике режимын сакларга мөмкинлек бирәчәк.


20
декабрь, 2013 ел
җомга

       Бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Республика Татарстан милкендә булган күчемсез милекне муниципаль милеккә күчерү буенча комиссия утырышы булды. Комиссия әгъзалары Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән бергәләп муниципаль берәмлекләреннән килгән күчемсез милекне муниципаль милеккә күчерү турындагы 7 тәкъдим каралдылар.


 

        17-19 декабрь көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы устав капиталында дәүләт өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрен контрольдә тоту һәм идарә итү органнарындагы Татарстан Республикасы вәкилләре һәм директорлар советлары составына сайланучылар өчен "Корпоратив идарә итү практикасы һәм стандартлары турында" темасы буенча өйрәтү семинары үткәрде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International