ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 18 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 16 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Моннан тыш тагын 2 дәүләт хезмәткәре үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.



18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

       2013 елның 18 декабренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 23 991 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 936, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 944 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 862 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 318 җир кишәрлеге.


       2013 елның 18 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында үткән "Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы" Коммерциясез партнерлыгы идарәчелегенең киңәйтелгән утырышында республиканың барлык бәяләүчеләр җәмгыяте өчен актуаль булган сораулар каралды.



17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре: Мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина, дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Кудрявцев “Шәфкать” Казан шәһәре Совет районының әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алучылар һәм күп балалы гаиләләр берләшмәсе” Иҗтимагый оешмасы рәисе Рәйсә Усманова белән бергәләп иҗтимагый оешмаларга элек тәкъдим ителгән Яңа Азино урамы, 2 йорттагы бүлмәләрне карадылар. 

       Узган шимбә көнне, 14.12.2013, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Төзүче” спорт комплексында баскетбол буенча ярышларның 1/8 финалы үткәрелде. Бу уенда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты командасы белән очраштылар. 


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

       13.12.2013 Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт программасы нигезендә автомобильләргә газ тутыру станцияләре урнаштыру сораулары буена киңәшмә үткәрелде.


 


13
декабрь, 2013 ел
җомга

       Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.

       Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү максатыннан җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын арендалау, торак урыннарны хосусыйлаштыру һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.


       2013 елның 11 декабрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә 2014 елда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларга бирү максатыннан Татарстан Республикасы милкенә фатирлар сатып алу сораулары буенча киңәшмә үтте.

       2013 елда ятим балалар өчен фатирлар сатып алу РФ ВАС карары буенча башкарылды һәм күчемсез милек объектларын сатып алуга № 94 ФЗ йогынты ясамады.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 11 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районы территориаль планы документына үзгәрешләр кертү һәм  «СМАРТ Сити Казан» планировкасы проектын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.


        2013 елның 10 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт унитар оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләүнең икенче этабы үтте. Аттестацияләү Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе һәм тармаклы министрлыклар вәкилләре составындагы комиссия әгъзалары тарафыннан һәр җитәкче белән аерым әңгәмә кору рәвешендә үткәрелде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International