Бүген, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авария хәлендә дип табылган 2 катлы Хәсән Туфан, 33 адресы буенча урнашкан бинаны бушату буенча киңәшмә үтте. Бу бина Татарстан Республикасы милкендә булып, иҗтимагый оешмаларга бирелгән иде. Киңәшмәдә әлеге оешмаларга башка биналардагы урыннар тәкъдим итү максатыннан үткәрелде.
Буш яткан җир кишәрлекләрен, тиешенчә файдаланылмаган күчемсез милек объектларын табу максатыннан җәмәгатьчелекне бу эшкә тарту юлы белән һәм Казан шәһәре тәҗрибәсен кулланып муниципаль берәмлекләр “Халык инвентаризациясе” акциясе үткәрәчәк.
Бүген, 11.11.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның унбер аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 11 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 150 миллион 740 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның ноябрь аена бюджет йөкләмәсе 138,7 % ка үтәлде.
12 декабрьдә – Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә – РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында 07.12.2013 “Ватан” спорт комплексында баскетбол буенча ярышларның группалы этабы үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир кишәрлекләре арендалау килешмәләре буенча консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
05.12.2013 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
ТР Министрлар Кабинетының № 1944-р карарын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы “Татарстан Республикасы дәүләт заказлары агентлыгы” Дәүләт унитар оешмасы белән берлектә беренче тапкыр дәүләт милкен арендалау килешмәсе төзү хокукы алуга электрон сатуны башлап җибәрүне оештырды.
Махсус торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин итү буенча республика программасы нигезендә 2013 елда 265 әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаы найм шартнамәсе буенча торак урыннар белән тәэмин ителергә тиеш. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү өчен 261 фатир сатып алынды.
2013 елның декабре көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына куела торган квалификация таләпләренә туры килүгә имтихан үткәр өчен квалификация комиссиясе утырышы уздырыла. Имтихан тапшыруга 18 претендент кертелде.