ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2013 ел
якшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.



29
ноябрь, 2013 ел
җомга

       29.11.2013 күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә республика муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 7 тәкъдиме һәм республика милкенә кабул итү турындагы 1 тәкъдим каралды.

       2013 елның 28 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә “Казан халыкара аэропорты” территориясендә “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасының Идел буе автоматлашкан аралау үзәге ачу өчен җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Киңәшмәдә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасы, “Казан халыкара аэропорты” ААҖ вәкилләре катнаштылар.


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Бүгенге көндә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан дәүләт милкеннән, шул исәптән унитар оешмалар хуҗалыгындагы милектән файдалану нәтиҗәсен күтәрү сорауларына аерым игътибар бирелә. Дәүләт оешмаларының югары звено менеджменты квалификациясе дәрәҗәсенә дәүләт милкенең сакланышы гына түгел, республика бюджетына керүче табыш дәрәҗәсе дә бәйле. 

       2013 елның 27 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 23 594 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 831, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 886 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 587 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


       2013 елның 27 ноябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә сатып алу турында ябык формада гариза бирү белән бәяне алдан игълан итмичә дәүләт милкен сату үткәрелде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ликвид булмаган дәүләт мөлкәтен сатуның тагын бер формасы кертелде - сатып алу турында ябык формада гариза бирү белән бәяне алдан игълан итмичә дәүләт милкен сату.

       2013 елның 26 ноябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә бәясен күтәреп дәүләт милкен сату буенча аукцион сатуы үткәрелде.



27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы бәяләүчеләр ширкәтен Бәяләүчеләр көне белән котлый!



25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә 121 торак урын сатып алынды. Бу әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны 2013 елда торак урыннар белән тәэмин итү Программасының 97 % ын тәшкил итә.


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
       21.11.2013 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды.  Утырышта ТР ДУП «Татлизинг», «Буа МПП ТКХ» ААҖ, «Алмәт-Водоканал» ААҖ, «ТР ипотека торак кредитлау буенча агентлык» ААҖ, « ТР энергия саклык үсеше һәм инженерлык челтәрләре УКС» ААҖ, «РПО «Таткоммунэнерго» ААҖ һәм и «Таткоммунпромкомплект» ААҖ каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International