ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.


21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ФЗ № 221 “Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турындагы” Федераль законы нигезендә кадастр инженерының квалификация аттестаты биргән Россия Федерациясе субъекты органнарын һәм кадастр исәбе органнарын үзе сайлаган кадастр эшчәнлеген оештыру формасы турында кадастр инженерлыгы аттестаты алган кцннщн башлап 30 эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиешлеге хакында искәртә.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә Архангельск өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы делегациясе  катнашында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу эшлекле очрашу узды. Делегация составында Архангельск өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Елена Добрынина һәм Җир ресурслары идарәсе һәм җир-икътисад политикасы бүлеге җитәкчесе Елена Шарыба булды.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Халыкара Казан аэропортында булган авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

        15 ноябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Чабаксар шәһәрендә үткән Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә Идел Буе федераль  округына керүче регионнарның башкарма хакимият  органнары киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә җир әйләнеше, җирләрне тиешле максатларда куллануны тәэмин итү, күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү һәм күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү сораулары каралды.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

       14.11.2013 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта «Татагролизинг», «ГПП «Элита», «Бөгелмә нәселле терлек оешмасы», «Минзәлә нәселле терлек оешмасы» Ачык акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды.


       14.11.2013 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 14 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Ятим балаларга бирү өчен Татарстан Республикасы милкенә 121 торак урын сатып алынды. Бу әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларны 2013 елда торак урыннар белән тәэмин итү Программасының 46 % ын тәшкил итә.



14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

        13.11.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эшләү буенча Ведомствоара комиссия утырышы уздырылды.

       Утырышта Ведомствоара комиссия әгъзалары, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциациясе вәкилләре катнаштылар.



       2013 елның 13 ноябре көнне министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә “Казан” Халыкара аэропорты территориясендә “Россия Почтасы” федераль дәүләт унитар оешмасының Идел буе автоматлашкан аралау үзәге ачу өчен җир кишәрлеге бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International