Бүген, 11.11.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның ун аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 10 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 1 миллиард 86 миллион 71 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 131 % ы үтәлде.
Узган шимбә көнне, 09.11.2013, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең теннис академиясе базасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
07.11.2013 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар транспортының Түбән Кама автооешмасы” Дәүләт унитар оешмасы, “Медицина техникасы һәм Татарстан фармациясе” Дәүләт унитар оешмасы, “ТР Президентының эшләр белән идарәсенең мәгълүмати-басма үзәге” Дәүләт унитар оешмасы, “Регионара элемтә, инвестицион эшчәнлек һәм дәүләт заказлары буенча агентлык” Дәүләт унитар оешмасы, “НПО “Геоүзәк” ТР ДУО һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм ГО эшләре буенча министрлыкның максатчан программалары Дирекциясе ТР ДУО финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында ТР мөлкәт һәи җир мөнәсәбәтләре Палаталары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Киәшмәдә 2013 елда җир кишәрлеге һәм муниципаль милекне сату һәм файдаланудан кергән табыш буенча бюджет йөкләмәсен тәэмин итү сораулары каралды. Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Сергей Демидов алып барды.
Төзелгән килешмә нигезендә чираттагы ТР риэлторлар гильдиясе һәм бәяләүчеләр союзы эш группасы утырышы булып узды. Утырышта ТР риэлторлар гильдиясе һәм бәяләүчеләр союзы җитәкчеләре катнашты.
2013 елның 31 октябре көнне “ТР Бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы “Юл картасы. Бәяләү өлкәсенә янаучы куркыныч” темасына “Бәяләүчеләрнең эшлекле союзы” (Мәскәү) СРО оештырган түгәрәк өстәлдә катнашты.
“ТР Бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы әгъзасы – “Эксперт Бизнес Центр” ҖЧҖ (Түбән Кама шәһәре) тәкъдиме нигезендә һәм Партнерлык идарәчелеге карары белән Кама аръягы төбәгендә ТР бәяләүчеләр союзы мәнфәгатьләре буенча ҖЧҖ җитәкчесе Әюпов Динар Хабол улы вәкиллек итәчәк.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республика территориясендәге Җир кишәрлекләренең кадастр бәясенә ризасызлык белдерү буенча суд эшләрен анализлау буенча эш алып барыла.
Министрлык белгечләре дәгъвачылар ризасызлык белдереп судка биргән базар бәяләре турындагы исәп-хисапларны өйрәнеп, базар бәяләре белән чынлыктагы сату-алу бәяләренең чагышуын, шулай ук бәяләү эшчәнлеге турындагы федераль законнарга туры килүне карыйлар.
05.11.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт мөлкәтен бәясен күтәрү юлы белән аукционда сату оештырылды.