ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2013 ел
җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кушуы буенча авыл хуҗалыгы җирләренең тиешле кулланылышын тәэмин итү буенча эш башкара.

       Бу йөкләмәләрне башкару максатыннан ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә 01.11.2013 киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча картография, кадастр һәм дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсе, ТР буенча ветеринар һәм фитосанитар күзәтүе федераль хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты. Бу сорауны карау барышында киңәшмә катнашчылары өч ел дәвамында тиешле максатта кулланылышта булмаган авыл хуҗалыгы җирләрен суд тәртибендә тартып алуны дәлилләү өчен яңа методика (дендрохронологик анализ) куллану турында фикер алыштылар.

       Россия Федерацисенең Икътисад үсеше министрлыгы тарафыннан “Россия Федерацисе Җир Кодексы һәм Россия Федерацисенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты эшләнелде.

       Бу закон проекты законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән һәм Россия Федерацисенең Җир кодексына, шәһәр төзелеше кодексына, “Россия Федерацисенең Җир кодексын гамәлкә кертү турында” Федераль законга, “Бәяләү эшчәнлеге турында”, “Күчемсез милекнең ләүләт кадастры турында”, “Гражданнарның бакчачылык, яшелчә бакчасы һәм шәһәр чите бакчачылыгы коммерциясез оешмалары турында”, шулай ук Россия Федерацисенең башка закон актларына үзгәрешләр кертә.

       31 октябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча җирле үзидарә органнарының салым салу базаларын киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларына дәүләт теркәве үткәрүне тәэмин итү сораулары буенча  киңәшмә үткәрелде. Бу эшләрне башкарган вакытта килеп чыккан проблемаларны анализлау һәм хәл итү максатыннан киңәшмәгә Татарстан Республикасының Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Менделеевск  муниципаль районнарының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре чакырылды. 

       Арендалаучы һәм арендага бирүчеләрнең (республикадагы оешмалар һәм учрежиеләр) арасындагы шәхсән хезмәттәшлек итүне булдырмау максатыннан һәм коррупцион рискларны киметү максатыннан ТР Министрлар Кабинетының 07.10.2013 № 1944-р карары белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына “Татарстан Республикасының дәүләт заказлары буенча агентлыгы” ДУО белән берлектә республика мөлкәтен электрон системалар аша сатуны оештыру йөкләнелде.


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       31.10.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итүче оешмаларны үзгәртеп кору буенча чаралар планы үтәлеше сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Бу сорауны карау буенча киңәшмәдә «Генерирующая компания» ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ, Казан шәһәре башкарма комитеты, Казан шәһәренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре катнаштылар. 

       2013 елның 30 октябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 23 207 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 729, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 847 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 486 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.



25
октябрь, 2013 ел
җомга

       Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 09.10.2013 кабул ителгән № 737 карарын үтәү максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан “АгроТакт” ҖЧҖ милкендә булган Биектау муниципаль районының Бәрәзә авылы чикләрендә урнашкан 16:16:040603:108 кадастр номерлы җир кишәрлеген алу эше башланды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында, җир категорияләрен үзгәртү турындагы ТР Министрлар Кабинеты каралары проектларын әзерләү өчен җаваплы буларак, 180 га мәйдан җир кишәрлеген Лаеш муниципаль районының Столбище җирлегенең Усад авылы чикләренә кертү турындагы ТР Хөкүмәте карары проектын әзерләү эше башкарыла. Бу җир кишәрлеге Торак төзелешен үстерүгә теләктәшлек итү Федераль фонды милкенә бирелгән иде.


       Волжск дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы базасында су транспорты өчен кадрлар әзерләү капмусы булдыру чаралары кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу белем бирү учреждениесе һәм “СК Татфлот” ААҖ вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International