ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

“ТР бәяләүчеләр союзы” коммерцияле булмаган партнерлык хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.09.2013 № 1744-р карары белән  “бәяләү эшчәнлеген камилләштерү” (“Юл картасы”) чаралар планы расланды.

       “Юл картасы” халыкара бәяләү стандартларын исәпкә алып федераль бәяләү стандартларына, бәяләү объектлары характеристикалары турындагы  мәгълүматлар яткан мәгълүматлар базасы үсешенә үзгәрешләр кертүне һәм эшкәртүне, бәяләүгә заказ бирүчеләрнең, бәяләүчеләрнең һәм экспертларның җаваплылык тәртибенә төгәллек кертү,  бәяләүчеләрнең квалификация  таләпләрен күтәрү, дәүләт кадастр бәясен үткәрү һәм дәгъвалау тәртибе, бәяләү эшчәнлеген көйләүче дәүләт булмаган һәм дәүләт органнары вәкаләтләренә төгәллек кертү һәм башка яңарышларны күздә тота.  Шулай итеп, “Юл картасы” максатлары тулысынча “ТР бәяләүчеләр союзы” коммерцияле булмаган партнерлык максатлары һәм бурычларына туры килә.


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

       2013 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә” өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

      


18
октябрь, 2013 ел
җомга

       Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бер Дәүләт унитар оешмага кушу юлы белән унитар оешмалар санын киметү буенча эш дәвам итә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       “ТР бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы идарәчелегенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасындагы бәяләү эшчәнлеге үсешенә кагылышлы карарлар кабул ителде.

       Утырышта Идарәчелек әгъзалары күчемсез милекнең бердәм мәгълүмат базасын булдыру проектын тормышка ашыруга, партнерлык үсешенең 2017 елга кадәрге финанс планын формалаштыруга кагылышлы сорауларны карадылар. Шулай ук 2017 елга кадәр республикадагы күчемсез милек базары үсешенең республика максатчан программасын эшкәртү буенча тәкъдимнәр җибәрү буенча сораулар көн тәртибенә куелды.


11
октябрь, 2013 ел
җомга

       09.10.2013 ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, ФКУ «Волго-Вятскоуправтодор», Казан шәһәренең ритуал хезмәтләре күрсәтү һәм күмү урыннарын карап тоту оешмалары буенча идарә вәкилләре катнашында Питрәч муниципаль районында җәмәгать зираты һәм машина кую өчен автостоянка урнаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

       2013 елның 10 октябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә үткәрелгән бу чара дәүләт хезмәтен башкаручыларга үз вазифаларына тәңгәл булган класслы чиннар бирү максатыннан башкарылды.

       Аттестацияләнүдә 5 дәүләт хезмәткәре катнашты.

       Кичә, 2013 елның 10 октябре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        Мөлкәт идарәсенең дәүләт мөлкәтеннән файдалану бүлеге җитәкчесе;

·        Исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт милке реестры бүлегенең әйдәп баручы консультанты.


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген, 10 октябрь көнне, өч көн дәвамында Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен барган “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинарының тәмамлау көне булды. Семинарда республиканың муниципаль районнарыннан килгән 70 ләп мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
       Дүшәмбе көнне, 07.10.2013, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында  үткән чираттагы оператив киңәшмәдә агымдагы елның тугыз аена республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.
       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 925миллион 420 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 111,6 % ы үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International