Бүген, 08.10.2013, Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинарының беренче көне үтте.
Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев ачып җибәрде. Семинар катнашчыларын сәламләү сүзендә ул мондый очрашуларның мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук, укытуның төп максаты - дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдә килеп чыга торган көндәлек сорауларны һәм проблемаларны хәл итү юлларын билгеләү булуын азсызыклады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 18.09.2013 № 821 карары белән дәүләт яки муниципаль учреждениеләргә, казна оешмаларына (дәүләт фәннәр академияләреннән башка) дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тиешенчә файдаланылмаган җир кишәрлекләрен тартып алыну турында карар кабул итү кагыйдәләре расланды.
Узган шимбә, 5 нче октябрь көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.
ТР буенча Росреестр аша алынган мәгълүматлар буенча, һәм “Мәскәү - Казан-Екатеринбург” тизйөрешле тимер юл магистрале трассасы үткән юлны җир кишәрлекләренең кадастр номерлары белән график һәм текст рәвешендә картага салып карау нәтиҗәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Марий Эл чигеннән “Казан-2” станциясенә кадәр аралыкта Яшел Үзән муниципаль районының 1602 һәм Казан шәһәренең 1940 җир кишәрлеге аркылы узачагы билгеләнде.
Узган шимбә көнне, 05.10.2013, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Олимп” спорт комплексында кече футбол буенча ярышларның 1/8 финалы үткәрелде.
03.10.2013 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 16 сы килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
8-10 октябрь көннәрне Казан Гранд Отеленең “Сәлих Сәйдәшев” конгресс холлында Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен “Дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүнең хокукый нигезләре һәм суд-арбитраж сораулары” темасы буенча укыту семинары үткәрелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 1 нче октябрь көнне ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрелде.
Министр һәм барлык коллектив исеменнән хезмәт ветераннарын министрның беренче урынбасары Сергей Демидов котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.
Харовое күле буенча ТР Президенты йөкләмәсен үтәү өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җир кишәрлекләрен арендага бирүне гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде һәм күп катлы паркинг төзү өчен бирелгән җирләрне арендалау турындагы килешенү өзелде. Шулай ук әлеге җирләрне Казан шәһәре муниципаль милкенә тапшыру турында карар кабул ителде.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмгә элеккеге елларда хакимияттә эшләгән , хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы хезмәткәрләр кунакка килде . Хезмәткәр арасында халык белән күп еллар буе кулга-кул тотынып эшләгән, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз бар. Барлык хезмәтчәннәрне, ветераннарны бәйрәм белән чын күңелдән Тукай муниципаль районы башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев, Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кыям улы Хамаев , агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе Гомәр Гайнулла улы Хәйруллин, ветераннар Советы председателе Гөлфидә Рәуф кызы Гиниятуллина котладылар.