ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

       2013 елның 3 октябре көнне Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерларына куела торган квалификация таләпләренә туры килүгә имтихан үткәр өчен квалификация комиссиясе утырышы уздырыла. Имтихан тапшыруга 18 претендент кертелде.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

       2013 елның 13 сентябре көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты чыгарган № 684 карары белән 25.10.2006 № 523 “Авыл хуҗалыгы җирләрен бер категориядән икенче категориягә күчерүнең үтенеч язуы формасы һәм аңа өстәмә документлар исемлеген раслау турындагы” карарга үзгәрешләр кертелде. 

Узган шимбә көнне, 28.09.2013, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорт комплексында футбол буенча ярыш үткәрелде.

       27 сентябрь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Казан-2» (Восстание тукталышы платформасы) һәм “Смарт Сити” (Столбище тукталыш платформасы районында) транспорт-утырту төеннәре проетлары буенча вокзал һәм тимер юл инфракструктурасы үсеше кысаларында җир кишәрлекләре бүлеп бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.

        Киңәшмәдә “РЖД” ААҖ филиалы – Горьков тимер юлы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы үсеше корпарациясе” ААҖ, ТР буенча Росреестр идарәсе вәкилләре катнаштылар.

       27 сентябрь көнне ел саен үткәрелә торган “Эктремизмга-Юк!” республикакүләм айлыгы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында экстемимны профилактикалау һәм аңа каршы көрәшкә багышланган очрашу үтте. Министрлык хезмәткәрләре каршында “Коррупиягә каршы көрәштә хокукый тәэмин итү. Экстремизм һәм терроризм - җәмгыятькә чакыру” темасына ТР ЭЭМ вәкиле Азат Шәфиков чыгыш ясады.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга

       2013 елның 25 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә дәүләт хаҗәтләре өчен Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарындагы 21,46 га мәйдандагы җир кишәрлекләрен тартып алу сораулары буенча киңәшмә үтте. Бу җир кишәрлекләре бүгенге көндә «Вамин-Татарстан» ААҖ милкендә һәм “Зенит Банкы”, “ВТБ Банкы” ААҖ залогта тора.

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасы бәяләүчеләр союзы” партнерлыгының чираттагы утырышы булып узды. Төп сорауларның берсе булып, «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр союзы» һәм “Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе” коммерцияле булмаган партнерлыклар арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешмәгә имзалар кую булды.

       2013 елның 25 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 22 770 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 544, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 788 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 395 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендәге газүткәргеч объектларын сату буенча аукцион үткәрү турында  25.09.2013 № 2928-р карар кабул ителүе хакында хәбәр итә.

       Тулырак мәгълүмат 28.09.2013 сату буенча рәсми сайтта: www.torgi.gov.ru һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында:  www.mzio.tatarstan.ru “Татарстан Республикасы дәүләт милкен сату яки тормышка ашыру” бүлегендә, “Республика Татарстан” газетасы битләрендә урнаштырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International