ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы 2013 елның “05”ноябре көнне сәг. 10.00 дә Казан шәһәре, Вишневский ур., 26 адресы буенча сатылачак бәяне тәкъдимнәр кертү буенча бәясен күтәреп сату аукционына чакыра.
Кичә Kazan-Arena стадионы территориясендә Бөтенроссия йөгереш көне “Милләтләр кроссы – 2013” узды. Спорт чарасында барысы 24 мең 300 шәһәрле – спортсменнар, мәктәп укучылары, студентлар, оешма. Ведомство һәм министрлык хезмәткәрләре катнашты.
Свердловск өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү буенча министрлык делегациясе министр Алексей Пьянков җитәкчелегендә “Идея” Технопаркы эшчәнлеге белән танышырга килделәр. Делегация составында министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итү департаменты директорлары, өлкәнең күчемсез милекне теркәү һәм техник инвентаризацияләү дәүләт үзәге, дәүләт милке белән идарә итү белән җитәкчелек итү дирекциясе вәкилләре катнашты. Кунакларны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев озата килде.
2013 елның 19 сентябрендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “220-285 км участогында Миннебаево-Казан газүткәргечен үзгәртеп кору” проектын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә әлеге проектны тормышка ашыру вакытында кулланылачак җир кишәрлекләренең аренда суммасын билгеләү сораулары каралды.
Әлеге мәсьәләне чишүдә Лаеш һәм Питрәч районы территориясендәге җир кишәрлекләре хуҗалары һәм проектка заказ бирүче – “Газпром инвест ЮГ” вәкиле катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
2013 елның 20 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 22 753 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 565, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 788 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 23 391 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 166, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Свердловск өлкәсенең Дәүләт милке белән идарә итү министры Алексей Пьянков җитәкләгән делегация катнашында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу эшлекле очрашу узды. Делегация составында министрның урынбасарлары, “Өлкәнең күчемсез милекне теркәү һәм техник инвентаризацияләү дәүләт үзәге”, “Свердловск өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итү белән җитәкчелек итү дирекциясе” оешмалары директорлары булды.
“Татарстан республикасының бәяләүчеләр союзы” партнерлыгы һәм партнер-оешмалар, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бәяләү бүлеге белгечләре белән берлектә 2013 елның 17 сентябре көнне “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә 15 нче Халыкара Көзге төзелеш форумы кысаларында үткән “Кредитлау вакытында залог өчен мөлкәтне бәяләү” семинарында катнаштылар. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган семинар катнашучылары алдында Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин һәм Партнерлык идарәсе әгъзасы – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин чыгыш ясадылар.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан технопаркының икенче мәйданы Яр Чаллы шәһәре территориясендәге югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» җылылык челтәрләрен махсус оешмаларга тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы мәрәҗәгате белән бәйле рәвештә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 17.09.2013 Башлангыч һөнәр белеме бирүче «Сәүдә-кулинария лицее» дәүләт автоном белем учреждениесен и махсус белеме бирүче «Яр Чаллы педагогия көллияте» дәүләт автоном белем учреждениеләрен үзгәртеп коруда кызыксынган яклар катнашында киңәшмә үтте.