ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2013 ел
шимбә

       Кичә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 70 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмгә әзерлек буенча республикакүләм оештыру комитетының чираттагы утырышын үткәрүгә әзерлек кысаларында Тукай муниципаль районында үткән киңәшмәдә министр Азат Хамаев та катнашты.

       Көн тәртибе сорауларын карауда оештыру комитетв рәисе, Тукай муниципаль районы хакимият башлыгы Васил Хазеев, министр Азат Хамаев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сабирҗанова катнашты. 

13
сентябрь, 2013 ел
җомга

       Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.

       Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

       2013 елның 13 сентябре көнне Илсур Сафиуллин рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү” дәүләт программасы турында”гы сораулар каралды.

       Бу сорау буенча мәгълүмат белән Министрлыкның исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Көн тәртибе сораулары буенча фикер алышуда Алексей Мамаков, Фәридә Галиева, Фәрит Сафин, Валентин Паймухин, Илсур Сафиуллин, министр урынбарлары Фәрит Мусин һәм Рөстәм Шәмиев катнаштылар.


11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында татарстан Республикасының бәяләүчеләр Союзы җитәкчелеге, риэлторлар Гильдиясе һәм “Казанская недвижимость” журналының үзара хезмәттәшлеге турында бердәм киңәшмәче үтте. Киңәшмәдә шулай ук министрлыкның бәяләү бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

       Бүген, 09.09.2013 көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында  үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  агымдагы елның ярты елында республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның Корпоратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, агымдагы елның 6 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 835 миллион 64 мең сум акча керде. Шулай итеп, агымдагы елның сигез аена бюджет йөкләмәсенең 100,74 % ы үтәлде. 


6
сентябрь, 2013 ел
җомга

       Бүген, 2013 елның 6 сентябрендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика  бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

       2013 елның 2 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Тукай муниципаль районында Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты. Чара “Яңа-Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе” Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә узды. Тантаналы линейкада мәктәп укучылары, әти-әниләре, укытучылар,район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, матбугат чаралары вәкилләре – барлыгы 200 гә якын кеше катнашты.  


31
август, 2013 ел
шимбә

      2013 елның 28 августка булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 22 378 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 468, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 728 гаилә исемлеккә керде.


9
август, 2013 ел
җомга

       Ике елдан артык вакыт эчендә республикада җирләрнең кадастр бәяләве нәтиҗәләрен үзгәртүне сорап судларга 853 иск юлланган

       2010 елда “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында”гы федераль законга һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы канун гамәлгә кергәннән соң, республикада җирләрнең кадастр бәяләрен үзгәртүгә кагылышлы дәгъвалар ешайган. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2013 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында министр урынбасары Фәрит Мусин сөйләде.
        Аның сүзләренә караганда, шушы ике елдан артык вакыт эчендә республикада җирләрнең кадастр бәяләве нәтиҗәләрен үзгәртүне сорап судларга 853 иск юлланган. Шуның 265 е – 2013 елның беренче яртысында (126 сы –Казанда). Җир участокларын кадастр бәяләве нәтиҗәләрен күтәрү буенча 86 искны Казан Башкарма комитеты биргән. 


7
август, 2013 ел
чәршәмбе

       Агымдагы елның беренче яртысында Татарстан бюджетына дәүләт милкен һәм җир участокларын файдаланудан, сатудан 458,6 млн сумлык керемнәр алынган. Шул рәвешле, еллык план 70 процентка үтәлгән. Узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда, республика казнасының салымнарга бәйле булмаган әлеге керемнәре бу юлы 12 процентка арткан.

       Керемнәрнең 38 проценты (175,08 млн сум) җир участокларын арендалаудан, 17 проценты (78,8 млн сум) җир кишәрлекләрен сатудан кергән. Дәүләт милке арендасы исә бу чорда республика казнасы керемнәрен 27,5 млн сумга тулыландырган. Дәүләт милке сатудан 14,6 млн сум алынган. Керемнәрнең 22 процентын – 100,5 млн сумын дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышы тәэмин иткән, тагын 8,8 млн сум дивидентлардан алынган. Быел гамәлгә кертелгән яңа төр керем чыганакларына килгәндә, 20 млн сум газ челтәрләреннән кулланган өчен түләүләрдән, тагын 20 млн сум “Мастер” Кама индустриаль паркы белән идарәдән кергән. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2013 елның беренче яртысында эш йомгакларына багышланган коллегия утырышында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов яңгыратты. Министр Азат Хамаев рәислегендә һәм видеоконференция режимында узган коллегия утырышында муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һ.б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International