2025 елның 1 гыйнварыннан 27.12.2019 № 485-ФЗ Федераль Законына өстәмәләр үз көченә керде, алар нигезендә гамәлгә куючы тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр аларны бетерү яки үзгәртеп оештыру турында карар кабул ителгән дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләргә карата бетерү яки үзгәртеп оештыру процедуралары 2025 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга мөмкин.
Бүген Вологда өлкәсенең Региональ проект-шәһәр төзелеш үзәге вәкилләре белән ВКС-очрашу узды. Әлеге үзәк региональ пространство белешмәләре фондын алып буру өчен җаваплы учреждение булып тора.
Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә Татарстан ССР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты (1992 елның февраленнән – Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты) төзелә. Төзелгән ведомствоның төп бурычы Татарстан Республикасы икътисадын реформалаштыру булды, ул республика Дәүләт предприятиеләренең төп өлешенең милек рәвешләрен үзгәртүгә, базар мөнәсәбәтләре инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт милке объектларын исәптән чыгару буенча lаими эшләүче комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2025 елның 1 февраленә Татарстан Республикасы бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керем 46,27 млн сум тәшкил иткән.
2025 елның 29 гыйнварында Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Росреестр, ФРЦ ФБУ, СОО Союзы һәм бәяләүчеләрнең үз-үзен җайга салучы оешмалары вәкилләре белән «Бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә квалификация имтиханы тапшыру системасын реформалаштыру» темасына чираттагы киңәшмә үткәрде.
Әлмәт районында хакимият вәкилләре белән очрашулар сериясе дәвам итә. Миңлебай авыл җирлегендә очрашу узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Әлмәт прокуроры Илдар Исмәгыйлев, депутатлар, шулай ук шәһәр, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Мәскәү шәһәренең инвестиция һәм сәнәгать сәясәте Департаменты тарафыннан инвестицияләрне арттыру юнәлеше һәм сәнәгатьне үстерү буенча нәтиҗәле регион тәҗрибәләрен күрсәтү өчен демо-көн оештырылды.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студентлары белән Министрлыкта һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә практика узу һәм киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алышу өчен очрашты. Очрашуда шулай ук Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм ТР Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы генераль директоры Лена Хәмзина катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 2024 елда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә 1 027 гариза кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 157 гаризага күбрәк. Министрлыкның дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгатьләр саны ел саен арта.