7 февральдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы оешуга 34 ел тулуны билгеләп үтте. Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә Татарстан ССР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты (1992 елның февраленнән – Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты) төзелә. 2001 елдан ведомство Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дип атала башлый.
Юбилей алдыннан без министрлыкның элеккеге җитәкчеләре белән әңгәмә кордык. Алар идарә итү елларындагы вакыйгалар, нәтиҗәләр турында сөйләделәр һәм үз теләкләрен калдырдылар.
"Татарстан Республикасында архив эшен үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Пространство белешмәләре фондында республиканың Дәүләт архивы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрелде.
Узган елда Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 73,8 Гб тәшкил иткән 594 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 646 атама исәпләнә, шулардан 4 444 - татар телендә, 362 - чуваш, удмурт, мордва һәм мари телләрендә.
2025 ел башыннан КУЭ субъектлары белән арендага бирелә торган дәүләт мөлкәтен 8 елга кичектереп түләү белән 4,200 млн сум күләмендәге ике сатып алу-сату килешүе төзелгән.
Мошенниклык-ул җинаятьнең үзенчәлекле төре, аның эшчәнлеге һәм ысуллары кеше ихтыяҗларына һәм фәнни-техник прогресс потенциалына бәйле рәвештә даими рәвештә үзгәреп тора. Нәкъ менә прогресс аркасында мошенниклар безнең ышанычка һаман саен катырак һәм ышандырырлыкрак керә бара бит.
Бүген Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы «Россия чаңгы юллары-2025» Бөтенроссия чаңгы узышына кушылды һәм 2 км араны узды.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Татарстан Республикасының мөлкәт комплексын карау максатында Кырым Республикасына эш визиты белән булып кайтты.
2025 елның 1 гыйнварыннан 27.12.2019 № 485-ФЗ Федераль Законына өстәмәләр үз көченә керде, алар нигезендә гамәлгә куючы тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр аларны бетерү яки үзгәртеп оештыру турында карар кабул ителгән дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләргә карата бетерү яки үзгәртеп оештыру процедуралары 2025 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча тәмамланырга мөмкин.
Бүген Вологда өлкәсенең Региональ проект-шәһәр төзелеш үзәге вәкилләре белән ВКС-очрашу узды. Әлеге үзәк региональ пространство белешмәләре фондын алып буру өчен җаваплы учреждение булып тора.
Татарстан ССР Югары Советы карары белән 1991 елның 7 февралендә Татарстан ССР Дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты (1992 елның февраленнән – Татарстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча Дәүләт комитеты) төзелә. Төзелгән ведомствоның төп бурычы Татарстан Республикасы икътисадын реформалаштыру булды, ул республика Дәүләт предприятиеләренең төп өлешенең милек рәвешләрен үзгәртүгә, базар мөнәсәбәтләре инфраструктурасын булдыруга юнәлдерелгән иде.