ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт советы һәм Идарәчелеге эше нәтиҗәләре

2018 елның 8 июне, җомга

Актуаль сорауны – авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау хокукын бәяләү турында әңгәмә барышында Идарәчелек Союзы әгъзасе, , ТР МК җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары,  агросәнәгать комплексы идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Аксанов, Союз Президенты Андрей Лисичкин һәм башка бәяләүчеләр, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров, министрлык хезмәткәрләре катнаштылар.

Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә ярдәм максатыннан Эксперт-консультацияләү советы тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләре хокукын бәяләү буенча бәяләүчеләр өчен методик рекомендацияләр эшләү турында карар кабул ителде.

КФУ эшмәкәрлек бәяләве һәм проект менеджменты афедрасы мөдире  Азат Сәфиуллин презентациясендә КФУ мәйданында үткәрелгән бәяләү өлкәсендәге квалификация имтиханнарга нәтиҗәләр ясалды. Имтиханнарда Татарстан Республикасы бәяләүчеләре дә (47%), һәм тагын Россия Федерациясенең башка 21 регионы бәяләүчеләре дә катнаштылар.

  Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән үзара хезмәттәшлек итү һәм партнерлык базасын арттыру турындагы сорау буенча ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков чыгышы тыңланылды. Ул районнарның барысы да бу эшкә кушылмавын, шул исәптән аттестаты булмаган, эшчәнлек стандарты таләпләрен бозучы бәяләүчеләрнең очравы турында да билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International