ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2018 елның 1 нче август көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 1 573 сату-алу эше буенча 943 мөрәҗәгать каралды, шуларның 456 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 952 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 165 эш буенча документлар караусыз калдырылды.