"Башкарма производство турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында Федераль законга кул куелды

2019 елның 15 ноябре, җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан "Башкарма производство турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 12 ноябрендәге 375-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.
Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 22 октябрендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 6 ноябрендә хупланды.
Федераль закон суд приставларының федераль хезмәте эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән, аның нигезендә башкарма производство барышы турында мәгълүматны оператив һәм уңайлы алу максатларында гражданинның суд приставы-башкаручысы белән хезмәттәшлеге өчен шәхси электрон кабинет булдыру күздә тотыла.
Суд пристав-башкаручысының карары электрон документ рәвешендә чыгарылырга мөмкин. Әлеге карар башкарма производствода катнашучы затка, шул исәптән "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында бердәм шәхси кабинетка җибәрелергә мөмкин.
Моннан тыш, Федераль закон тарафыннан таләпләрне ирекле рәвештә үтәү срогы, түләтүчегә, бурычлыга, шулай ук башкарма документ биргән башка органга яисә вазыйфаи затка юллау тәртибе, башкарма производство кузгату турында суд пристав-башкаручысы карары яисә электрон документ рәвешендәге карар күчермәләре аныклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International