Фондта шәһәр төзелеше эшләрен тәмамлауга бәйле ашыгыч сораулар каралды

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов районнарның башкарма комитетлары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Аралашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

Катнашучылар генераль план проектларын тәмамлауга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Торак пунктлар чикләре турында мәгълүматны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) вакытында кертү өчен берничә торак пунктның генераль планнарын раслау буенча ачык тыңлаулар билгеләргә һәм сессия үткәрергә кирәк.

Районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән бүгенге көндә ЕГРНга 1016 торак пункт чиге турында мәгълүмат кертелгән. Агерҗе һәм Баулы районнары чикләре чиратта тора. Искәрмәләрне бетерү этабында Әлки, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә һәм Чирмешән районнары чикләре тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International