Татарстанда аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында аеруча саклана торган табигый территорияләр чикләре урнашу урынын билгеләү сораулары буенча киңәшмә узды.

Узган елларда ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан региональ әһәмияте булган 29 аеруча саклана торган табигый территорияләрнең (ООПТ) чикләрен билгеләү буенча зур эш башкарылды. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына 28 ООПТ чиге турында белешмәләр кертелгән. Соңгысы – “Агыйдел елгасы дельтасы” дәүләт табигый заказнигы ЕГРНга 2023 елның 29 декабрендә кертелде. Тагын бер “Лубянка елгасы” табигый мирасы ТР Министрлар Кабинетында килешү уза. Барлык ООПТлар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына алдан раслау өчен юнәлдерелде.

Киңәшмәдә катнашучылар чикләрне билгеләү һәм ЕГРНга белешмәләр кертү очен кирәкле документлар әзерләү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләрен карап чыктылар. Аннан тыш, ООПТларның сакчыл зоналары чикләрен билгеләү, урнаштыру һәм ЕГРНга кертү, шулай ук Татарстан Республикасы аучылык җирләре чикләрен билгеләү буенча уртак эш алып бару сораулары да каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International