Сарман муниципаль районында дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан файдалану буенча тикшерү үткәрелде

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ  тарафыннан  Сарман муниципаль районында урнашкан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларының оператив идарә хокукында беркетелгән  дәүләт милкенең сакланышы һәм аннан  файдалану буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү вакытында түбәндәге кимчелекләр ачыкланды:

           1.  башка оешмалар милкендә булган газ будкасы һәм трансформатор станциясе астындагы җир кишәрлеге межаланмаган;

           2. гомуми мәйданы 288 кв.м салкын склады ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка сүтелгән;

           3. 643,5 кв.м мәйданлы бина башка оешма милкендә.       

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International