Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү» программасын тормышка ашыру максатыннан ятим балаларга тапшыру өчен 65 торак урыннар сатып алуга аукцион игълан ителде.
Катнашу өчен гаризалар бирү вакыты тәмамлана – 2019 елның 24 апреле 07:00 сәгатьтә.
Ачык аукцион уздыру көне – 2019 елның 29 апреле.
Тулырак мәгълүмат белән электрон мәйданчык сайтында танышырга мөмкин etp.zakazrf.ru.