29 гыйнвар көненә кар чанасы сату буенча аукцион игълан ителде

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2020 нче елның 29 гыйнвар көненә автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукцион үткәрелә. Сатуга 2000 нче елда җитештерелгән 2 Буран СБ-640А кар чанасы куелды. Сату турында мәгълүматларны   Россия Федерациясенең рәсми сайтында  www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.

Сатуда катнашу өчен претендентлар электрон  мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтында теркәлергә тиешләр.

Аукционда катнашу өчен гариза бирү, өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрдә сәг. 09-17.00 кадәр, җомга көнне 15.45 сәг. кадәр (төш вакыты 11.45-12.30) Казан, Вишневский ур., 26 йорт, 1 кат, 1106 каб. Тел. (843)264-30-81 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 Җаваплы: Прокофьева Елена Александр кызы.

Транспорт чараларын карау “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ мәйданында Казан шәһ., Ясеневая ур., 6 йорт адресы буенча эш көннәрдә: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне 14.00-16.00 сәг. мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/tat/realizatsiya-gosimushchestva.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International