2019 елда «Республика мөлкәт казнасы» Дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы казнасында булган дәүләт милкен сату һәм арендага бирү буенча 113 сату үткәрелде, аларда 35,5 млн.сумлык 12 күчемсез милек объекты һәм 11,7 млн. сумлык 55 автотранспорт чарасы сатылды, шулай ук дәүләт мөлкәтен арендалау буенча 12 килешү һәм 9 җир кишәрлекләрен арендалау килешмәсе төзелде.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләренә оператив идарә итү яки хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән мөлкәтне сату һәм арендага бирү буенча 106 аукцион үткәрелде. Аларда барлыгы 24,5 млн. сумлык 6 күчемсез милек объекты һәм 27,3 млн. сумлык 153 транспорт чарасы , шулай ук дәүләт мөлкәтен арендалау буенча 47 килешү төзелгән.
2019 елда мәҗбүри рәвештә алынган 5 җир кишәрлеген сату буенча торглар үткәрелде, алар барлыгы 321 мең сумга сатылды.