03.02.202020 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә видеоконференция режимында ТР, Лаеш муниципаль районы, Олы Кабан авыл җирлеге, Олы Кабан авылы адресы буенча урнашкан «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендәге күчемсез милекне Татарстан Республикасы милкенә кабул итү һәм кабул ителгән мөлкәтне эксплуатацияләүче оешмалар һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында урнаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.