10-11 февраль көннәрдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә ТР районнары территориясендәге гидротехник корылмаларны исәпкә алуны тәртипкә салу буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәгә, ГТС буенча тикшерү үткәрү өчен, һәр районнан муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының җаваплы вәкилләре чакырылган иде.
Чакырылган районнар вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе һәм "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе вәкилләре катнашында киңәшмәләр барышында ГТК рәсмиләштерүне тәмамлау, шулай ук хуҗасыз ГТК лар турында мәсьәләләр каралды. Татарстан Республикасы территориясендә су объектларын исәпкә алуның һәм күзәтчелекнең бердәм формасы эшләнде.
Киңәшмәнең фоторепортажы 10.02.2020
Киңәшмәнең фоторепортажы 11.02.2020