Татарстан Республикасы чиген Самара өлкәсе белән чиктәш җирдә узу мәсьәләләре каралды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы чиген Самара өлкәсе белән чиктәш җирдә узу һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International