Биектау муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 20 февралендә Биектау муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында» 22.03.2010 №ПУ-156 Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.

Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан чарада дәүләтнең Җир һәм мөлкәт мәнфәгатьләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Анна Ханжина катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International