Бүген Әлмәт, Менделеевск, Яңа Чишмә, Буа һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы районнары территориясендә урнашкан гидротехник корылмаларны исәпкә алуны тәртипкә салу буенча киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәдә муниципаль районнар тарафыннан муниципаль районнар территориясендә урнашкан барлык милек рәвешләрендәге гидротехник корылмаларны исәпкә алу буенча ведомствоара реестрның яңа формасы буенча тутырылган, хуҗасыз гидротехник корылмалар һәм рәсмиләштерү стадиясендә булган белешмәләр бирелде.
19 февральгә гидротехник корылмаларның исәбен тәртипкә салу буенча мәгълүматларны чагыштыру өчен Лениногорск, Мөслим, Тәтеш, Кайбыч һәм Алабуга муниципаль районнарының җаваплы вәкилләре, ә 20 февральгә – Бөгелмә, Нурлат, Саба, Зәй һәм Әлки муниципаль районнарының җаваплы вәкилләре чакырылды.