ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов рәислегендә Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркем утырышы узды. «Татарстан Республикасының пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУ, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашында, шулай ук Чувашия Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, Чуваш Республикасы буенча «Кадастр палатасы» ФДБУнең, Чуаш Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Чуаш Республикасы табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Татарстан Республикасы вәкилләре белән видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы чигенең Чуаш Республикасы белән чиктәш җирдә үтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия Федерациясе субъектлары арасында чик билгеләүнең проблемалы мәсьәләләре, шул исәптән чиктәш урманчылыклар арасында чикне узу мәсьәләләре каралды.