Фәнил Әһлиуллин Спас районы Бөек Ватан сугышы ветеранына «Бөек җиңүнең 75 еллыгы " истәлек медален тапшырды»

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүген Болгар шәһәренең район мәдәният йортында «Спас муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»Спас муниципаль районы Советы утырышы узды.

Совет утырышын район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов ачты һәм алып барды. Көн тәртибе кысаларында Спас муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы мәсьәлә каралды.

Спас муниципаль районы Советы утырышында катнашучылар алдында ясаган чыгышында Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләре турында сөйләде, агымдагы елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларын билгеләп үтте, катнашучыларга алга таба да хезмәт казанышлары һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын теләде.

Утырышның истәлекле вакыйгасы булып министрның Спасс районының Ким авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйззәтуллин Зиннәтулла Гыйззәтулла улы белән очрашуы булды.  Тантаналы шартларда министр аңа «Бөек җиңүнең 75 еллыгы»истәлек медален тапшырды.

Министр Фәнил Әһлиуллин Спас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында шулай ук ИП Мишенькин А.и. ИП балык эшкәртү цехы һәм Спас муниципаль районы территориясендә җитештерелә торган продукция күргәзмәсе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International