Кичә Татарстан Республикасы Хисап палатасында Татарстан Республикасы Тикшерү-хисап органнары Советы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Муниципаль тикшерү-хисап органнары катнашында «Түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Катнашучылар каршында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин чыгыш ясады. Ул республиканың муниципаль берәмлекләрендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр, шул исәптән салым салына торган базадан төшеп калучы күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча эш барышы турында сөйләде.
"Түгәрәк өстәл" барышында, шулай ук, муниципаль милектәге файдаланылмый торган объектларны хуҗалык әйләнешенә кертү буенча ТР СП һәм муниципаль берәмлекләрнең КСП уртак тикшерүнең нәтиҗәләре каралды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.