ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Киров өлкәсе коллегалары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Катнашучылар чикне билгеләү буенча эшләрне үткәрү тәртибе турында фикер алыштылар, бу өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар һәм үзара хезмәттәшлек турында килештеләр.
Татарстан һәм Киров өлкәсе башлангыч картографик материаллар белән алмаша, алар нигезендә чиктәш чик проекты эшләнәчәк.
Бүгенге көндә, Татарстан Республикасы чиге проектының 75% ы әзер һәм күрше субъектлар белән килешү уза. Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрне башкаручы - «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ. Проектны килештергәндә барлыкка килгән бәхәсле участоклар ТР чиге буенча эшче төркемдә тикшерелә.