ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы #Донорбулыпкал донор акциясенә кушылды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Бүген Бөтенроссия донорлар атнасы кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә #ОставайсяДонором акциясендә катнаштылар. Әлеге акция ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көненә туры китерелгән.

Акция 8 июньнән 15 июньгә кадәр Республика кан үзәгендә (Казан, Җиңү проспекты, 85) уза. Донор  латыйн теленнән "donare" - "бүләк итү" мәгънәсенә ия. Кан донорлары булган очракта, реципиент өчен еш кына тормыш бүләге булып тора. Һәр донор -  бәлки, кемнеңдер коткарылган гомере булырга мөмкин. Һәм моңа һәркем ярдәм итә ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International