Татарстан Республикасы чиген билгеләү сораулары каралды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.

Эшче төркем утырышы барышында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Россия Федерациясе субъектлары чикләрен билгеләү барышында реестр хаталарын карау мәсьәләсендә Россия Федерациясе субъектлары белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы атна саен уза. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалы вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International