Салым салу объектлары исемлегеннән төшеп калган җир кишәрлекләре буенча мәгълүмат җыю һәм анализлау буенча эш алып барыла

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексына юридик затлар түли торган җир һәм транспорт салымнары буенча түләүләрне администрацияләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан оешмалар тарафыннан 2020 елга һәм аннан соңгы чорларга җир салымы буенча еллык салым декларацияләрен тапшыру бурычы юкка чыгарылды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән берлектә, салым салу объектлары исемлегеннән төшеп калучы җир кишәрлекләре буенча мәгълүмат җыю һәм анализлау буенча бердәм эш алып барыла.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан җир кишәрлекләреннән файдалануга түләүләр кертү эшен оештыру максатыннан 11.06.2020, 17.06.2020 видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International