Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре тарафыннан җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләве буенча бурычларны киметү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

08.07.2020 министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә агымдагы елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре бюджетлары алдында бурычлар динамикасын анализлау һәм әлеге бурычны түләтү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышта республиканың 10 муниципаль берәмлеге катнашты, аларда агымдагы ел башыннан бирле күрсәтелгән бурычлар үсеше күзәтелә – Азнакай, Апас, Әгерҗе, Арча, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Чистай муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәре.

Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча бурычларның гомуми суммасы ел башы белән чагыштырганда 25,05 млн. сумга арткан, шул ук вакытта мөлкәтне арендалау буенча бурыч 13,34 млн.сумга, җирләрне арендалау буенча 11,71 млн. сумга арткан.

Эшче төркем утырышы барышында әлеге муниципаль берәмлекләрдә бурычлылар киселешендә аренда килешүләре буенча акча кермәүнең төп сәбәпләре ачыкланды, әҗәтләрне киметү максатларында кирәкле чаралар үткәрү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелде.

Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр тарафыннан мөлкәт һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан кергән табыш буенча еллык бюджет йөкләмәсен үтәү сораулары каралды.

Башкарылган эш нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ярты еллык коллегиясендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International