ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов видеоконференция режимында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
Эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасының чиктәш урманчылыклары арасында чикне узу буенча кабул ителгән карарлар турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы бәхәсле участокларны карадылар.
Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы атна саен уза. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалы вәкилләре катнаша.