Фондта алынган пространство мәгълүматын системалаштыру һәм кертү буенча эш тәмамланды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Пространство мәгълүматлары фондына 200 дән артык эш кертелгән, алар үз чиратында төрле масштабтагы карталардан, топографик планнардан, ортофотопланнардан, векторлы схемалардан тора. Мәгълүматлар ике төрдә саклана: аналог  (кәгазь) һәм цифрлы. Бары тик цифрлы мәгълүматларның гына да гомуми күләме-16,5 ТБ.

Бүгенге көндә фондны 2020 ел өчен мәгълүмат белән тулыландыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елның 7 ноябрендәге 603 номерлы боерыгының 2 нче кушымтасының 5 нче пункты нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары яисә аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан, Фондка кертү өчен, башкаручыда дәүләт контракты буенча эш нәтиҗәләрен кабул иткән көннән алып, 14 календарь көн эчендә гамәлгә ашырыла. Түбәндә Фондка кертү өчен пространство мәгълүматларының тулы исемлеге тәкъдим ителгән.

Алынган материаллар хәзер үк учреждение эшендә кулланыла. Ортофотопланнар нигезендә Татарстан Республикасы һәм республиканың муниципаль районнары чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барыла, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы мәгълүматны һәм ортофотопланнарны кулланып, җирләрне бәяләү өчен авыл җирлекләренең генераль планнары эшләнә, кадастр бүленеше турындагы мәгълүмат нигезендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре эшләнә.

Фондка кертү өчен пространство мәгълүматлары исемлеге:

Техник хисаплар, координаталар каталоглары һәм биеклекләр һәм башка материаллар;
Геодезия һәм картографик эшчәнлекне тәэмин итү максатларында җирне дистанцион зондлау (аэрофотосъемка һәм космик төшерү) мәгълүматлары һәм беренчел һәм җитештерү материаллары;
Геодезик, гравиметрик һәм космик үлчәнешләр базасында геодинамик тикшеренүләр материаллары һәм мәгълүматлары;
Топографик төшерү буенча техник хисаплар, шул исәптән өске су объектлары;
Дәүләт топографик карталарының, шул исәптән өске су объектларының, җирлек планнарының оригиналлары һәм күчермәләре, санлы топографик карта һәм төрле масштабтагы планнар;
Гомумдәүләт һәм тармакара билгеләнештәге гомуми географик, сәяси-административ, фәнни-белешмә һәм башка тематик карталар, һәм атласлар, уку картографик әсбаплары;
Атласларның һәм башка фундаменталь картографик әсәрләрнең проектлары;
Документлар белән дежур (белешмә) топографик карта, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларының административ чикләрен билгеләү һәм үзгәртү буенча материаллар;
Татарстан Республикасы территориясендә географик атамалар каталогы, сүзлекләр һәм белешмәлекләр;
Региональ әһәмияттәге геомәгълүмат системаларын булдыру буенча материаллар һәм мәгълүматлар;
Геодезия һәм картография өлкәсендә программалар, фәнни-техник хисаплар һәм документлар;
Геодезия һәм картография эшчәнлеге өлкәсендә норматив-техник документлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International