2020 елның 08 сентябре көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча видеоконференцэлемтә режимында чираттагы эшче төркем утырышы уздырды .
Эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасының Самара өлкәсе белән чиктәш чиге турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе чикләренең озынлыгы дүрт йөз километрга якын. Чиктә республиканың Әлки, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск һәм Чирмешән районнары урнашкан.
Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы атна саен уза. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсе, «Росреестр ФКП» ФДБУнең ТР буенча филиалы вәкилләре катнаша.