Видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә җир һәм мөлкәт мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «Күчемсез мөлкәт объектларын тартып алу» темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен кабул итү булды.

Муниципаль хезмәткәрләрдән кергән кайбер сораулар Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагына карады.

Җирле үзидарә органнарының мөрәҗәгать иткән хезмәткәрләренә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен алу, дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен алу, муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алу, шулай ук күчемсез милек объектларын төзеп бетерү өчен җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен озайту мәсьәләләре буенча тулы күләмдә аңлатмалар бирелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан чарада хокук идарәсенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе-Ислам Ишмаков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International