Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республикада күчемсез милек объектларын һәм җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.
Хәзерге вакытта, республиканың Биектау һәм Югары Ослан муниципаль районнарында эшләнгән тәҗрибәне исәпкә алып, объектларны инвентаризацияләү эшләре республиканың бөтен территориясендә башкарыла (2019-2021 еллар).
Инвентаризация ике өлештән тора – камераль һәм кыр.
Камераль өлеш кысаларында һәр районда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында тулы булмаган характеристикалары булган җир участоклары һәм капиталь төзелеш объектлары ачыкланды. Шундый сиксән илле меңнән артык күчемсез милек объекты ачыкланды.
Кыр өлеше, объектлар турында өстәмә мәгълүмат җыю максатларында, җирле үзидарә органнары көче белән әлеге күчемсез милек объектларын турыдан-туры карап чыгуны оештырудан гыйбарәт. Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә инвентаризация үткәрү өчен җаваплы затлар билгеләнде. Бүгенге көндә җиде йөз алтмыш меңнән артык объект тикшерелгән, бу әйләнеп чыгарга тиешле гомуми санның 90% ын тәшкил итә.
Республиканың 34 муниципаль районында тикшерү тулысынча тәмамланган.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, күчемсез милеккә хокукны теркәүдә барыннан да элек гражданнар үзләре кызыксыналар. Мәсәлән, гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ белән тәэмин итү кагыйдәләре нигезендә, 2009 елдан башлап, хокуклары теркәлгән капиталь төзелеш объектларына гына газ бирү рөхсәт ителә.
Күчемсез милекне һәм хокукларны теркәү әлеге объектның хокукый статусы белән бәйле теләсә нинди үзгәрешләрдә таләп ителә. Ешрак ул кирәк.:
сату-алу, өлешләп катнашу шартнамәләрен, торакка ипотека килешүен төзү турында;
аренда яки найм шартнамәсен төзү турында;
төзелеш тәмамлану һәм күчемсез милекне файдалануга тапшыру турында.
Күчемсез милек объектларына теркәлгән хокукларның булуы, шулай ук, мондый очракларда хокук ияләрен яклау өчен кирәк:
күрше участок чикләрен билгеләү турында;
юл төзелеше өчен җир кишәрлекләрен алу турында;
мирасны рәсмиләштерү турында;
- объектны хуҗасыз дип тануга юл куймау.
Моннан тыш, якынча мәгълүматлар буенча, 60 меңнән артык объект ачыкланган, алар элегрәк барлыкка килгән, ә атап әйткәндә, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында Федераль закон үз көченә кергән көнгә кадәр (21.07.1997 ел, №122-ФЗ). Мондый хокуклар алар турында таныклаучы документлар аларны биргән вакытта гамәлдә булган закон таләпләре нигезендә рәсмиләштерелгән очракта элек барлыкка килгән дип таныла.
Кызганычка каршы, әлеге документларда еш кына җитди проблемалар китереп чыгара торган каршылыклар һәм җитешсезлекләр ачыклана, дип ассызыклады министр.
Әйтик, күчемсез милек объекты турындагы характеристикалар үткәрелгән реконструкция яки яңадан планлаштыру нәтиҗәсендә үзгәрде, яки хокук билгели торган документта милекче турында мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәгән.
Факттагы мәйдан хокук билгели торган документта күрсәтелгән таләпләргә туры килми.
Шулай итеп, теркәлгән хокуклар һәм ЕГРНДАГЫ объектлар турында актуаль белешмәләр күчемсез милек объекты милекчесе мәнфәгатьләрен яклауның гаранты булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәү узган ел ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләүне таләп иткән иде.
Әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан министрлык тарафыннан элек барлыкка килгән хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән физик затларны азат итү турында инициатива әзерләнгән иде.
Россия Федерациясе Салым кодексының 25.3 бүлегенә тиешле үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, хәзер элек барлыкка килгән хокукларны теркәү бушлай башкарыла.