Татарстанда 2021 елның 1 апреленә 12 дәүләт һәм 136 муниципаль унитар предприятие теркәлгән

2021 елның 24 апреле, шимбә

Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы милкендәге дәүләт һәм муниципаль унитар предприятеләренед агымдагы торышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2021 елның 1 апреленә республикада 12 дәүләт һәм 136 муниципаль унитар предприятие теркәлгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең төп фондлары тиешенчә 2,9 млрд. сум һәм 57,8 млрд. сум тәшкил итә.

Артур Галиев билгеләп үткәнчә, 136 МУПның барлыгы 98е гамәлдә, 12 ДУПның 10ы гамәлдә. Соңгы 5 елда гамәлдәге барлык ДУПлар да табышлы булып санала.

98 МУПның 44е зыянга эшли, 25е – кредит алган. Казан, Чаллы, Әлмәт, Баулы һәм Югары Ослан муниципаль районнарында муниципаль унитар предприятиеләр аеруча зыянга эшли. Иң күп кредит алган муниципаль берәмлекләр – Чаллы шәһәрендә, Менделеевск һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары үз чыгышында шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында» 2019 елның 27 декабрендәге 485-ФЗ номерлы Федераль законга һәм «Конкуренцияне яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү максатыннан Татарстан Республикасында 2025 елның 1 гыйнварына кадәр дәүләт унитар предприятиесен һәм муниципаль унитар предприятиеләрне  үзгәртеп кору буенча Татарстан Республикасының чаралар планы кабул ителүен билгеләп үтте (ТР Министрлар Кабинетының 27.10.2020 ел, № 966 карары белән расланган).

Документ нигезендә, 2020 елда – 6 МУП, 2021 елда – 8 МУП бетерелергә тиеш. Әмма 2020 ел нәтиҗәләре буенча барлыгы 1 МУП һәм 1 ДУП бетерелгән, ә 2021 елның 1 апреленә – 2 МУП бетерелгән һәм 1 дәүләт унитар предприятиесе учреждениесе үзгәртеп корылган.

Артур Галиев ассызыклаганча, агымдагы датага 2021 елда үзгәртеп корылырга һәм бетерелергә тиешле МУПның берсе буенча да муниципаль берәмлекләр тарафыннан , чаралар планы нигезендә тиешле карарлар кабул ителмәгән. Ул муниципаль берәмлекләр башлыкларына әлеге мәсьәләләргә игътибар итәргә һәм үз вакытында карарлар кабул итәргә кушты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International