Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары белән шәһәр төзелеше документларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Алга таба һәр муниципалитет белән киңәшмә булачак, аның барышында муниципаль районда шәһәр төзелеше документациясенең хәзерге торышы, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең генераль планнарын һәм кагыйдәләрен эшләгәндә барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләр, шулай ук торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләрен кадастр исәбенә куюның йөз процентлы күрсәткеченә ирешү өчен гамәлләр тәртибе билгеләнәчәк.
Сораулар буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе һәм «Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.