Фәнил Әһлиуллин хуҗасыз гидротехник корылмалар һәм зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Фәнил Әһлиуллин муниципаль район вәкилләре катнашында хуҗасыз гидротехник корылмалар һәм зиратлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Бүгенге көндә республика территориясендә барлыгы 927 гидро техник корылма исәпләнә, шул исәптән 703-муниципаль берәмлек милкендә, 96-федераль милектә, 65-шщхси һәм 59-хуҗасыз. Муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хуҗасыз гидротехник корылмаларга муниципаль милек хокукын рәсмиләштерү буенча проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, чөнки гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Киңәшмә барышында шулай ук зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре дә каралды.  Татарстан Республикасында 3 662 зират исәпләнә, алар 4 225 җир кишәрлегендә урнашкан, шуларның 227 - е рәсмиләштерелмәгән.

Бүгенге көндә 6 муниципаль район (Арча, Буа, Зәй, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән) зиратларны тулысынча рәсмиләштереп бетерделәр.

Киңәшмә барышында зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү эше акрын темплар белән бара торган районнар каралды: Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Минзәлә һәм Түбән Кама муниципаль районнары.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Фәнил Әһлиуллин муниципалитетларга әлеге юнәлешләр буенча эшне тизләтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International