Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә, муниципаль берәмлекләргә методологик ярдәм күрсәтү кысаларында, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен «Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре: җайга салудагы яңа, хокук куллану һәм суд практикасы»темасына укыту семинары ачылды.
Семинарны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек Министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын һәм шулай ук системалы методологик ярдәм күрсәтү өлешендә дә калуын ассызыклады. Семинарда катнашучыларга лектор Алексей Валерьевич Мазуровны тәкъдим итеп, Рөстәм Шәмиев, катнашучыларның күбесенең Алексей Валерьевич семинарларында зур кызыксыну белән катнашуын билгеләп үтте. Ул семинарда катнашучыларга актив һәм нәтиҗәле эш теләде.
Уку семинары Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан оештырылды, аның белән Министрлык белгечләрне укыту мәсьәләләре буенча күптән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.