Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2022 елның 29 июле, җомга

Закон нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пунктындагы 1 пунктчасы нигезендә, җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән көндә социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торса һәм ата-ананың берсе, яисә бердәнбер ата-анаТатарстан Республикасы территориясендә яшәү срогы кимендә биш ел тәшкил итсә генә бушлай җир кишәрлеге ала алалар.

Әлеге шартларны үтәү зарурлыгын бары тик закон үз көченә кергәннән соң җир кишәрлеге бирү турында гариза биргән гражданнар өчен генә билгеләргә тәкъдим ителә.

Бу чакта Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү дәвамлылыгы һәм социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлык турында закон проектында тәкъдим ителә торган шартларга туры килми торган өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пунктының 2 пунктчасы нигезендә, җир кишәрлеген түләүсез алу хокукын саклап калалар.

Закон нигезендә шулай ук өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарны Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясындагы 3 пунктының 1 пунктчасы нигезендә җир кишәрлеге алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертү турында карар кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук гражданнарны күрсәтелгән исемлекләрдән төшереп калдыру очраклары аныклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International