Республика гражданнарына бушлай җир кишәрлекләре бирү программалары турында

2013 елның 5 июле, җомга

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика гражданнарына бушлай җир кишәрлекләре бирү программалары турында

күп санлы сораулар килү сәбәпле хәбәр итәбез.

       РФ Җир Кодексының 2 пунктында каралганча, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре гражданнар һәм юридик шәхесләр милкенә түләүле генә бирелә ала.

      Шулай итеп, РФ ҖК 30 маддәсе нигезендә җир кишәрлекләре шәхси милек яки арендага аукцион сатуы аша бирелә.

       Җир кишәрлекләре РФ ҖК, РФ субъектлары һәм федераль законнар нигезендә бушлай да бирелергә мөмкин.

       ТР 69-ЗРТ “Татарстан Республикасында торак төзелеше үсеше дәүләт ярдәме турындагы” Татарстан Республикасы Законыныэ 6.1 маддәсенең 1 пункты нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирлегендә яшәүче яшь белгечләргә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәм  бюджет сферасында эшләүчеләргә шәхси йорт төзү як шәхси хуҗалык алып бару өчен махсус оешмалар белән килешмә төзегән очракта җир кишәрлекләре социаль ипотека буенча бирелергә мөмкин.

       Шулай ук 2011 елның 26 декабрендә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү каралган “Татарстан Республикасы Җир Кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” № 90-ЗРТ Татарстан Республикасы Законы гамәлгә керде. Бирелгән гаризалар буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан бер ел дәвамында гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелә.

       Бу сорауда Татарстан Республикасы үзенчәлеге шунда, бу закон буенча күп балалы гаиләләргә җир китшәрлекләре бирүдә чикләүләр юк. Россиянең башка регионнарында чикләүләр кертелгән: шәхси милектә торак урыны яки җир кишәрлеге булган, яки тору урынында 3-5 ел даими пропискасы, яисә торак урынга мохтаҗлык булмаган очракларда бушка җир кишәрлекләре бирелми.

        Җир кишәрлекләре Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән, җир кишәрлеге алуга гариза бирү вакытында 18 яше тулмаган 3 һәм аннан күбрәк балалы, шул исәптән асрамага алынган балалар,  үги балалары булган гаиләләргә бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International